Апас урта мәктәбенең 6нчы в сыйныфында укучы 20 баланың барысы да дөньякүләм марафонга бик теләп кушылды.
(24 апрель, “Апастово-информ”).
“Сыйныфым күпмилләтле булуы белән үзенчәлекле. Югары технологияләр, компьютер заманында рус мохитендә үсүче укучылар өчен, проект кысаларында 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар уку һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп куеп бару — үзе бер батырлык.
Балачакта укылган китап гомер буена диярлек истә кала һәм кешенең киләчәк үсешенә зур йогынты ясый. Китап укыган баланың уку тизлеге, укыганны аңлау дәрәҗәсе югары, сөйләме камил була.
Укучылар кыска гына вакыт эчендә телебездәге күпме матур сүзләрнең мәгънәсенә төшенделәр. Бик күп темаларга кызыклы мәгълүматлар алдылар. Геройлар ясаган хаталарны күреп, аларның ялгышларын кабатламаска кирәклегенә төшенделәр. Уку тизлекләре шомарды. Марафонда катнашу социаль челтәрдә татарча дөрес язуга карашларын үзгәртте.
Әлеге бәйге бик кирәк, чөнки ул - туган телебезне саклап калуга ясалган зур адым” - дип сөйли туган тел һәм әдәбияты укытучысы Индира Сафиуллина.
Нет комментариев