Багыш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәһим абый Фәсхиев тыныч тормыш өчен утка-суга кергән батыр йөрәкле райондашларыбызның берсе.
(20 апрель, "Апастово-информ").
Инде 95 яшендә булса да, Фәһим абый көр күңел белән, тормышның уртасында кайнап яши, ялкынланып эшли, илһамланып иҗат итә, табигатьтән көч ала, туган ягының күңеленә иң якын урыннарын рәсемнәрендә чагылдыра. Һаман хәрәкәттә, хезмәттә ул.
Тормышының иң күңелле чорында илдә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Авылдан төркем-төркем ир-атлар яу кырына алына. Тетрәндергеч аерылышу мизгелләрен әлегә кадәр читтән генә күзәткән егеткә дә туган авылы белән саубуллашыр көн килә. 1943 елның ноябрендә 18 яшьлек егет Совет армиясе сафларына алына.
–Сугышчан юлымны Свердлов өлкәсендә башладым. Биредә 6 ай дәвамында хәрби күнекмәләр алдым. Оста рәссам икәнемне белеп алгач, бер дә сугышка җибәрәселәре килмәде. Шулай да, Ил азатлыгы өчен мин үз өлешемне кертергә тиеш идем, – ди ветеран.
1944 елның маенда аларны Псков шәһәренә җибәрәләр. Башта оборонада торалар, соңыннан чолганышта калган дивизиягә килеп кушылалар. Фәһим абый полк штабында элемтәче булып 1 ай хезмәт итә. Эшне җиренә җиткереп башкаручы егетне бик тиз күреп алалар. Аны полк штабы топографы итеп билгелиләр.
–Миңа фронтның иң кайнар нокталарында йөрергә, дошман тылында булырга да, бомба явы астында калырга да туры килде. Дивизия яулаган җиңүләрдә топографларның өлеше бик зур булды. 1944 елның сентябрендә Псков шәһәре янында каты яраланып госпитальгә эләктем. Аннан терелеп чыккач Эстония чигендә снайпер булып хезмәт иттем. Каты сугышларда кабат яраландым. 1945 елның мартына кадәр госпитальдә дәваландым. Терелгәч кабат фронтка киттем. Бу юлы инде Курляндиядә көрәшергә туры килде. Сугыш вакытында кабат яраландым. Тән һәм җан яраларым тирән, – ди ул.
Фәһим абый 1945 елның 9 Маен – Җиңү көнен Рига шәһәрендә госпитальдә каршы ала. Туган авылы Багышка 1945 елның июнендә кайтып җитә.
–Җиңү хәбәре таралуга бөтен җирдә салют ата башладылар. Бар дөнья яп-якты булды. Йөгереп кердем дә, сугыш бетүен
кычкырдым. Офицерлар бүлмәләреннән чабып чыкты. Без шатлыктан еладык. Бер-беребезне котладык, – дип искә ала ул.
Фәһим абый бик күп дәүләт бүләкләре, орден-медальләр белән бүләкләнгән. Сугышчан юлы һәм күргәннәре хакында бик озаклап сөйли ала. Аның һәр сүзендә тирән мәгънә ята. Ул бүген дә яшь буынга үтемле киңәшләрен бирә.
Сугыш яралары төзәлгәч, Фәһим абый җиң сызганып эшкә керешә. Тыныч тормышта күп кенә һөнәрләр үзләштерә. Буш вакытларында кулына балта һәм пычкысын тота. Башта үзе өчен, аннан авыл халкы өчен төрле кирәк-яраклар, өй җиһазлары ясый. Алтын куллы Фәһим абыйны умартачы итеп тә билгелиләр. Ул эшләгәндә колхоз зур табыш ала, кортларның баш саны да берничә тапкырга арта. Бер үк вакытта ул клуб мөдире дә булып эшли. Кичке озын кичләрдә Фәһим абый матур-матур картиналар иҗат итә. Шушы мавыгуы аны мәктәпкә алып килә. Фәһим абый 20 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлый.
–Мин берсенә дә укымадым, хезмәткә тормыш өйрәтте. Мәктәптә рәсем, хезмәт, сызым дәресләрен алып бардым. Яшь буын арасында эшләдем. Алар мине хөрмәт итте, – ди ул.
Фәһим абый Фәсхиев – үзенчәлекле шәхес. Гомере буе хәрәкәттә, хезмәттә булган ул. Әле дә һәр көнгә сөенеп яши. Моңаю, боегуның нәрсә икәнен дә белми. Зиһене әйбәт, үз аягында йөри. Азрак моңсулана башласа, кулына гармунын ала, яраткан көйләрен сыза. Рәсем сәнгатен дә үз итә, агачтан чәчәкләр кисеп ясый. Өендә дә аның иҗаты чагылыш таба. Бар җирдә Фәһим абый кулы белән ясалган картиналар эленгән. Рәсемнәреннән җылы хис, серлелек бөрекелеп тора. Тагын бер кадерле шөгыле – табигать кочагында булырга, балыкка йөрергә ярата ветеран.
–8 яшемнән бирле балык тотам. Бар борчуларымны онытып, ял итеп кайтам, – ди үзе.

Бүгенге көндә ветеран төпчек улы Рашат тәрбиясендә гомер кичерә. Килене Кәүсәриянең кайгыртучанлыгын тоеп яши. Балалары, оныклары игътибардан калдырмыйлар. Янына кайтып хәлен белешеп торалар.
–Дәү әтиебез безгә һәрчак үрнәк булды. Без аның тормышка фәлсәфи карашы, көчле рухлы, бүген дә яшь күңелле булуы белән горурланабыз. Гомере буе ул тормыштан зарланмады, бер чиргә дә бирешмәскә тырышты. Бүген дә аллага шөкер, кәефе күтәренке, - ди оныгы Айгөл.

Күпне күргән, күз алдында якын дусларын югалткан Фәһим абый Фәсхиев тормышның кадерен, тынычлыкның мәгънәсен бар йөрәге белән аңлый.
–Тормышыбыз әйбәт, матур. Шушы тынычлыкны саклап, бер-беребезне хөрмәт итеп яшик. Яшь буын без күргән афәтләрне күрмәсен, – дигән изге теләктә яши ветеран.
Нет комментариев