Кече Болгаер китапханәсендә “Сәламәтлек сагында“ кичәсе узды
Җәмгыять һәм без

Кече Болгаер китапханәсендә “Сәламәтлек сагында“ кичәсе узды

Апрель аенда Халыкара сәламәтлек һәм Донорлар көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Кече Болгаер авыл китапханәсендә ,,Сәламәтлек сагында“ темасына әңгәмә үтте.

(20 апрель, “Апастово-информ“).


Әлеге аралашуга кан тапшырып, авыручыларга беренче ярдәм итүчеләрдән Фирая Фәйзуллина, Гөлназ Сәмигуллина, сәламәтлек сагында авылдашларга беренче ярдәм күрсәтүче Люзия Хәмидуллина чакырылды. Әңгәмәдә шулай ук актив китап укучылар да катнашты.
Авылның фельдшеры Люзия Хәмидуллина әңгәмәдә ковидка каршы прививкалар турында анлатып үтте. Шифалы үләннәр китабына күзәтү ясалды. Аеруча да гөлҗимеш һәм мәтрушкәгә карата өстенлек бирергә киңәш ителде. Әлеге табигать байлыкларына карата өстенлек бирергә чакырды шәфкать туташы. Бу хакта китапханәче Гөлүсә Гайфуллина хәбәр итте.
“Люзия Хәмидуллина китапханәдә үтүче бер генә чарадан да читтә калганы юк. Чөнки аның бармаклары саен матур моңнарга төрүче гармуны кулында. Ул әле 2018 елда үткәрелгән ,,Балкыш" фестивалендә бер төркем гармунчылар белән Республикада лауреат исеменә лаек булган гармунчыбыз да. Үсеп килүче буынга да үзенең киңәшләрен кичәләрдә еш бирә ул“, – ди Гөлүсә Гайфуллина.


Нет комментариев