Химия безнен тормышка шулкадәр үтеп керде, көндәлек яшәешне химиясез күзаллап та булмый. Ул бик күп мәтдәләр булдыруы белән безгә заманча яшәргә ярдәм итә.
(9 март, “Апастово-информ“).
Химия – бик кызыклы һәм тылсымлы фән. Химия фәнен укучылар яратырлык һәм төпле үзләштерерлек итеп укыту өчен без – мөгаллимнәрдән күп тырышлык һәм эзләнү сорала.
Мин үзем химия фәнен бик яратам. Шул яратуның укучылар күңеленә дә үтеп керүен телим. Укучылар – кызыксынучан, күзәтүчән халык. Алар төрле күренешләргә аңлатма эзли, үзләре эксперимент ясарга ярата, әкерен генә фәнне тирәнтен өйрәнүгә тартыла.
Химия фәненә тарту, кызыксыну уяту нияте белән, мин югары сыйныф укучылары белән дәрестән тыш эшчәнлек алып барам. “Химикум” дип исемләнгән команда оештырып, икенче ел рәттән межрегиональ химик турнирда катнашабыз. Быел турнирның регион этабы Казан шәһәрендә олимпиада үзәгендә үтте. “Химикум” командасы 2 нче урынны яулап, межрегиональ этапта катнашыр өчен, читтән тыш сайлап алу турында көч сынашты. 65 регионнан 325 команда арасынан 1 урынны яулап Мәскәүнең турыдан-туры этабына чакыру алдык.
Пандемия булу сәбәпле межрегиональ химик турнирның йомгаклау этабы дистанцион форматта, zoom платформасында Мәскәү дәүләт М.В. Ломоносов исемендәге университетның химия факультеты нигезендә үтте. Команда бар тырышлыгын, белемен куеп чыгыш ясады, дипломга лаек булды. Химия факультеты деканы С.Н.Колмыковтан Рәхмәт хаты алдык. Шушы көннәрдә Мәскәү шәһәреннән турнирда катнашкан укучыларга посылка килде: барсеткалар, блокнотлар, ручкалар, значоклар. Апас район укучылары химия фәне буенча межрегиональ этапка чыга алу минем өчен зур уңыш!
Турнирларда, олимпиадаларда катнашу укучыларда үз көчләрендә ышаныч тудыра, алар үзләре туплаган тәҗрибә белән белемнәрен сыныйлар, яңа үрләргә омтылалар, алга барырга яңа максатлар куела.
“Химикум” командасын химия фәне юлында яулаган уңышлары белән котлыйм, аларга атаклы якташыбыз, химик А. Бутлеровның ХХI гасырдагы лаеклы варислары булып үсүләрен телим.
Фәридә Гыйззәтуллина.
Зур Күккүз мәктәбе.
Нет комментариев