Чираттагы “Тоннель” операциясе бүген иртәнге сәгатьләрдә Каратун станциясенең Төзүчеләр урамында узган.
(9 декабрь. “Апастово-информ”).
Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, “Тоннель” операциясе барышында 4 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. 1 машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмый йөргән, бер машина йөртүче транспорт чарасын иминиятләштермәгән, 1 машина йөртүче машинасының төзексезлеге, 1 машина йөртүче ЮХИДИ инспекторының автомобильне туктату турында законлы таләпләрен үтәмәгәне өчен җаваплылыкка тартылган.
Нет комментариев