Районда Ватан Геройларын искә алдылар
Җәмгыять һәм без

Районда Ватан Геройларын искә алдылар

9 декабрь – Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.

(9 декабрь, “Апастово-информ”).


Тарихтан билгеле булганча, бу көн 1769 елның тугызынчы декабрендә Екатерина IIнче Изге Георгий Победоносец орденын раслаганнан соң билгеләп үтелә башлый. Хәзер бу көнне илебездә Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россиянең Хезмәт Геройлары, Солдат һәм Хезмәт Данының тулы кавалерлары, яу кырында һәм хезмәт фронтында үзләрен таныткан башка батырларны хөрмәтлиләр.
Районда Ватан Геройлары көне зурлап билгеләп үтелә. Бу уңайдан Батырлар мемориаль комплексында хәтер чарасы узды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды, арабыздан киткән батырлар, тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнар бер минутлы тынлык белән искә алынды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы Айрат Җиһаншинның ихлас теләкләрен ирештерде.
“Ватан Геройларын - сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган шәхесләрне зурлау, хөрмәтләп искә алу - патриотлык хисләрен ныгыту, хәтер-хатирәләрне мәңгеләштерү өчен кирәк. Ватан Геройлары - батырлык һәм кыюлык, туган илгә намуслы хезмәт итү үрнәге булып тора. Без алар белән чиксез горурланабыз, батырлыклары алдында баш иябез”, - дип белдерде Ринат Гыйльфанов.
Тантаналы чарада район хәрби комиссары Наил Җантемиров, Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм Сергей атакай районыбызның сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, актив өлкәннәре һәм Апас урта мәктәбенең Яшь гвардиячеләре катнашты.


Нет комментариев