Җитәкче “Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, инвестицион эшчәнлек” номинациясендә җиңү яулады.
(20 апрель, “Апастово-информ”).
21 апрельдә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне алдыннан, Татарстанда иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгеләгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гафаров та “Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, инвестицион эшчәнлек” номинациясендә җиңү яулады.

Нет комментариев