Районда бер-бер артлы ифтар ашлары уза
Җәмгыять һәм без

Районда бер-бер артлы ифтар ашлары уза

Чираттагы мәҗлес Карабай авылында оештырылды.

(25 апрель, “Апастово-информ”).


Ифтар ашы мәчеттә узды. Аңа Әсгать һәм Земфира Зариповлар гаиләсе иганәчелек күрсәтте. Мәҗлескә барлыгы 20ләп кеше килде. Шунысы сөенечле - олылар белән беррәттән балалар да дини ашларга бик теләп йөри. Кечкенә Нияз да дәү әнисе Галия апа белән мәҗлесләрдән калмаска тырыша. Карабай мәчетенә көн саен Коръән-хәтем укырга алты кеше йөри. Бу хакта район мөслимәләр берлеге хәбәр итте.
Татар Пүчинкәсе авылында дә ифтар мәҗлесенә 20ләп кеше җыелган.


Нет комментариев