Районда Космонавтика көнен билгеләп үттеләр
Җәмгыять һәм без

Районда Космонавтика көнен билгеләп үттеләр

Тарихи көн уңаеннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле чаралар узды.

(12 апрель, “Апастово-информ”).


Советы космонавты Юрий Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә 108 минутка сузылган галәмгә тәүге сәяхәте мәңгегә тарихка кереп калды. Бу истәлекле вакыйгага бүген 60 ел тулды.
Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне районда да зурлап билгеләп үтелде.
Мәктәпләрдә төрле акцияләр игълан ителгән, Россиякүләм ачык дәресләр узган. Укучылар галәмгә багышлап рәсемнәр ясаганнар, галәм белән ни дәрәҗәдә таныш булуыларын, белемнәрен диктантлар язып сынаганнар. Балалар бакчалары нәниләре дә галәм турында кызыклы хикәяләр тыңлаганнар, шигырьләр өйрәнгәннәр. Бу хакта район мәгариф бүлегендә хәбәр иттеләр. 


Нет комментариев