“Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгы кырларында техника гөрелтесе тынып тормый.
(1 май, “Апастово-информ“).
Чәчү кампаниясендә барлыгы 33 кеше катнаша. Техникалар җитәрлек, чәчүлек сыйфатлы. Уңган, тырыш хезмәтчәннәр һәр көннең кадерен белеп 2 сменада эшлиләр. 4 тапкыр ашату каралган. Хуҗалыкның баш агрономы Альберт Хөснетдинов шулай дип белдерде.
Шәмбалыкчы авылында яшәүче Фоат абый Абдрахманов хуҗалыкта иң өлкән һәм тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе. Лаеклы ялда булуына карамастан, язгы кыр эшләренә өлеш кертүне бурычы итеп санаган. Быел ул чәчкечтә орлыкларның җир куенына дөрес төшүе өчен җаваплы.
“Күңел гел 18дә бит ул. Кыр эшләрендә дә булышасы килә. Техникаларны төзекләндерү эшләрендә дә катнаштым. Аш һәм хезмәт бергә үрелеп бара. 31 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлим. Җитәкчебез дә хөрмәт итә, белгечләр дә ихтирамлы. Киңәшле эш таркалмый, диләр. Бергә киңәшләшеп эшлибез, – диде Фоат абый.


Нет комментариев