Социаль яклау хезмәткәрләре: “Чиста булгач күңел сөенә”
Җәмгыять һәм без

Социаль яклау хезмәткәрләре: “Чиста булгач күңел сөенә”

Район буенча социаль яклау өлкәсендә эшләүче коллективлар да бердәм булып өмәгә чыкты.

(24 апрель, “Апастово-информ”).


“Чистарту, пөхтәләү эшләрен күптән башлаган идек. Башта оешма тирә-юнен тәртипкә китердек. Бүген үзәк ял паркында эшлибез. Өмәләрдән соң районыбыз күзгә күренеп чистара, матурлана. Апаска гүзәллек иңгәч күңел дә сөенә. Безнең дә көчебез керде бит, дип горурланып эшлибез. Без яшәгән җир - ул туган йортыбызга тиң. Шуңа күрә ул һичшиксез, чиста булырга тиеш”, - ди “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Миләүшә Зәмдиханова.


Нет комментариев