Юбилярга Ил башлыгының Котлау хаты тапшырылды.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
“Исеме җисеменә туры килгән”, диләр. Клавдия апа Молодцова да бүгенге көндә бик молодец кеше булып гомер итә. Бик өлкән яшьтә булуына карамастан, үз аягында, үз аңында ул. Үз динен тота, иртә-кич догаларын калдырмый. Клавдия апа бердәнбер улы Николай абый, килене Валя апа белән гомер кичерә.
“Әниебез бик әйбәт әле. Үз аягында йөри дип сөенәбез. Гомер буе безгә терәк булды ул. Балаларны тәрбияләргә дә булышты, без эшләгәндә йорт эшләре дә аның өстендә иде. Хәзер инде без аңа терәк”, - ди килене Валя апа.
Район Советы Аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов Клавдия Михайловнаны котлап, Ил башлыгының, район башлыгының Котлауларын ирештереп, чәчәк бәйләме бүләк итте.
Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин һәм “Табар” хуҗалыгы исеменнән баш бухгалтер Рамилә Җиһаншина да иң изге теләкләре белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Нет комментариев