“Йолдыз“ “Звезда“) бүләкләре ияләрен тапты
Җәмгыять һәм без

“Йолдыз“ “Звезда“) бүләкләре ияләрен тапты

5 апрельдән 25 апрельгә кадәр ташламалы бәядән “Йолдыз“(“Звезда“) газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды.

(1 май, “Апастово-информ“).


Редакция тарафыннан “Акция вакытында языл һәм приз от!“ акциясенә йомгак ясалды. Агымдагы елның икенче яртысына район газетасына 6 айга язылучылар арасында иң бәхетлеләре электр иттарткычы һәм электр миксерына ия булды.

Миксер – Кече Болгаердан Фирая Фәйзуллинага насыйп булды.

Фирая Фәйзуллина "Йолдыз"ны озак еллардан бирле укый. Бу юлы да иң беренчеләрдән язылып, квитанциясен хат ташучы ярдәмендә редакциягә юллаган. Бүләк тә озак көттермәде.
Фирая Фәйзуллинаның шатлыгын Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина да уртаклашты.

"Һәр язылу чорында безнең җирлеккә бүләк кайта. Үрдәкләр, чеби-тавыклар да оттык. Миксер да безнеке булды", - ди башлык.


Нет комментариев