Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

23 майга һава торышы һәм ай календаре

23 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр, төнлә һәм иртән кайбер районнарда җепшек кар көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.

Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +7..+12 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында.

Бүген агач утырту һәм артык ботакларын кисү өчен уңай көн түгел. Үсемлекләргә органик ашлама кертергә була. бәрәңге, суган, сарымсак, редис, шалкан, чөгендер, кишер, петрушка, селдерей утырту өчен уңышлы көн санала. Томат, борыч, баклажан, кыяр үсентеләрен теплицага, парникка, ә ташкабак, кабак, патиссон үсентеләрен туфракка утыртырга була. Чүп үләннәрен утарга мөмкин, бакча җиләген, җиләк-җимеш агычларын һәм куакларын, күпьеллык чәчәкләрне ашларга кирәк.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/23-maiga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5853194

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев