Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фәнни ачышларны-район кырларына

Районда зур семинар-уку узды. Татарстанның 15 районыннан һәм Россиянең 7 төбәгеннән килгән җир белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре каршында эчтәлекле фәнни чыгышлар ясалды һәм теория гамәли күнекмәләр белән ныгытылды.

Россия һәм Казан галимнәре район кунакларын игенчелектәге фәнни яңалыклар белән таныштырдылар. Семинар үткән “АгроАктив“ хуҗалыгы  алар белән өченче ел килешүле шартларда инновацияле хезмәттәшлек итә. Алдынгы технология белән үстерелгән иген басуларында ике ел элек уртача гектардан реаль 50-72 центнер уңыш алдылар.

- Быел Болынбалыкчы, Кормаш кырларында көнбагышның 15ләп сорты сынала. Шулай ук рапс, кукуруз, кузаклы һәм башаклы культураларны яңача үстерү бөтен яклап отышлы, - диләр “АгроАктив“ игенчеләре.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев