"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген беренче сменада 240 бала сәламәтлеген ныгыта. Аның 140ы үзебезнең район балалары булса, 100 бала республикабызның ун районыннан килүчеләр. Алар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган.
- Балалар бирегә бик теләп киләләр. Үзәктә үз хезмәтен белүче, булсынга дип янып-көеп эшләүче, үзләрендә зур җаваплылык тоючы хезмәткәрләр эшли. Балалары...