Апаста 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башлана
Көн кадагында Газеты

Апаста 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башлана

Район башлыгы Боерыгы нигезендә, 1 апрельдән әйләнә-тирәне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы башланып китә.

(1 апрель, “Апастово-информ”).



Айлыкның шарты буенча һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш.

“Эрегән кар астыннан чыккан чүп-чарны чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү күздә тотыла. Алдагы елда кайтартып та, кар явып китү сәбәпле, тиешле урыннарга урнаштырылмый калган утын, төзелеш кирәк яракларын, җыештырып тәртипләсәк иде. Кар астыннан чыккан чүп-чар да аунап ятмасын иде”, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов.


Нет комментариев