Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицада ел әйләнәсе җәй

Табигатьтә февраль аеның кышкы салкын көннәре хакимлек итә. Ә менә Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицада ел әйләнәсе җәй дияргә була.

 Бүгенге көндә әлеге коллективның эше белән танышу өчен теплицага юл алдык. 
Биредә җиңнәрен сызганып куеп эшкә чумган Лилия ханыма ияреп сиксәнгә якын хезмәткәр иртәнге җидедән, кичке җидегә кадәр кызыл, сары, ак, ал төсле лалә чәчәкләре җыя. 
– Әлеге чәчәкләрне чистартмыйча ноябрь, декабрь айларында утырткан идек. Ел саен 15-20 яңа төр утыртып карыйбыз, өйрәнәбез. Быел да күп кенә яңа төрләрен керттек, барысы өч миллион алты йөз лалә чәчәге үстердек. Шул ук вакытта суга утырту системасы да бар. Суганчаларны суга утыртабыз да өч көн саен суын алыштырып торабыз, үсеп киткәннән соң суны өстибез генә. Тамыр системасы яхшы булса, үсемлек тә, чәчәкләр дә әйбәт була, - дип яңалыклары белән уртаклашты Лилия Зәйнуллина. Биредә эшләүчеләр һәрберсе үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Динә Сибгәтуллина ун елдан артык, Лилия Шәфигуллина белән Гөлфизә Гусейновалар алты елдан бирле матурлык дөньясында эшлиләр. – Хезмәтебезне бик яратып башкарабыз. Берсеннән- берсе матур чәчәкләр, гөлләр, яшелчәләр үстерү үзе зур бәхет. Бүгенге көндә шулай ук бер еллык, күп еллык гөлләр,җәйге чәчәкләр, кыяр. помидор үсентерәле чәчү, үстерү белән шөгыльләнәбез, - диләр алар. Флера Динмөхәммәтова белән Нурия Шәяхфәровалар Тәтеш районыннан килеп эшлиләр. –Эшебез бик тә кызыклы, үзенчәлекле. Чәчәкләр һәм яшелчә үстерү серләренә дә өйрәнәбез. Иртән Байраш авылыннан алып киләләр, кич кайтарып куялар. Уңай шартлар тудырып, эш булдырганы өчен Лилиягә рәхмәтебезне генә җиткерәбез, - диләр чәчәк җыючы апалар. Эшчеләр арасында ир-атлар да бихисап. – Лалә чәчәкләренең кызыллары, сарылары менә. Теплица эчендә вакытта урамда кыш көне икәне дә онытыла. Шулай ук һәрбер эшнең җаваплыгы барлыгын да онытмыйбыз, -ди Олы Бакырчыдан Илдар Хөснетдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев