Апаста 86 яшьлек Әминә әби Насыйбуллина үз аякларында сайлау участогына килде
Апас урта мәктәбендә урнашкан 880нче номерлы сайлау участогында сайлауларның өченче көне дә оешканлык белән үтә.
(17 март, “Апастово-информ”).
Сайлау участогы каршында ук укытучылар һәм укучылар сәламләп каршы ала. Алар җырлап-биеп күңел ачарга чакыра. Ишектән керүгә тәмле куллы пешекчеләр чәй һәм коймак белән сыйлый.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, район кураторы Зөфәр Гәрәев 880нче номерлы сайлау участогында булып, сайлау барышы белән танышты, участокта эшләүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
86 яшьлек Әминә әби Насыйбуллина да тавыш бирү өчен сайлау участогына килде.
“Аякларым йөреп торганда килдем әле. Үз тавышымны бирдем. Шундый матур көндә аякта йөри алу, тавышыңны бирә алу зур бәхет бит ул”, - ди Әминә әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев