Карабай авылының 922 номерлы сайлау участогында тавыш бирүләр оешкан төстә башланып китте.
(15 март, “Апастово-информ”).
Биредә барлыгы 156 сайлаучы исәпләнә. Участокта – бәйрәм рухы. Иртәдән үк җыр-моң ишетелә.
Иң беренче булып Карабайдан Иршат Гыйззәтуллин килде һәм тавышын да бирде.
“Киләчәгебезнең матур булуын теләп сайлауга килдем. Тавыш бирү минем бурычым”, - ди Иршат абый.
Карабай сайлау комиссиясе рәисе Динар Хәйруллин хәбәр иткәнчә, авыл халкы күтәренке кәеф белән килә. Участокта тәмләп чәйләр эчеп, сөйләшеп, матур җырлар тыңлап кайту мөмкинлеге тудырылган.
Нет комментариев