Шәмәк авылыннан гуманитар ярдәм килде
Көн кадагында Газеты

Шәмәк авылыннан гуманитар ярдәм килде

Шәмәк авылы халкы да “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды.

(8 апрель, “Апастово-информ”).



Бар авыл бердәм булып гуманитар ярдәм җыюга өлеш кертте.

“Күп кенә ярдәм чаралары алып килделәр. Озак саклана торган азык-төлекләр, җылы юрган, оекбашлар күп җыелган. Шулай ук уңган куллы авылдашлар өй токмачы кискән, чәкчәк пешергән”, - ди ярдәмне кабул итеп алучы Айгөл Идиятуллина.

Хәленнән килгән һәр кеше гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен кертеп, читтә уңайлы мохиткә сусаган ватандашларны сөендерә ала.


Нет комментариев