Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сатмышлылар бәйрәм итте

Сатмыш авылында “Авыл көне” гөрләде. Биредә авылдашлар очрашты, яшьтәшләрен, күрше¬ләрен, барлады, истәлекләр белән бүлеште, рәхәтләнеп аралашты.

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров бәйрәмне тантаналы төстә ачып, район башлыгы Рәшид Заһидуллинның ихлас теләкләрен, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Сатмыш авылы җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова бәйрәмне оештыручыларга авыл җирлеге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырып, изге теләкләрен юллады. Сәхнә түренә авылның иң үрнәк гаиләсе, иң яшь парлар, иң өлкән кешеләре, иң чиста хуҗалык хуҗасы, уңган авылдашлар чакырылып, хөрмәтләнде. Иң яшь кунак та, яңа тәпи атлап китүче сабый да читтә калмады. 
Бәйрәм кызганнан кыза барды. Халык төрле халык, спорт уеннарында катнашты. Апас, Каратун, Иске Әнәле мәдәният йортлары үзешчәннәре үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Авылның батыр егетләре келәмдә бил алышты. Балалар рәхәтләнеп батутта сикерде, төрле уеннар уйнады. Янәшәдә шашлык, плов пеште, чәй кайнады. Бәйрәмнең батыры билгеле булганнан соң бөтен халык сәхнә янына агылды. Биредә махсус кунак, яраткан җырчыбыз Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясады. 
Сатмыш авылында Сабантуй бәйрәме соңгы тапкыр моннан 15 ел элек булган. Авыл җанлы, уңган-булган, бердәм булып яшәүче авылдашлар гореф-гадәтләребезне яңадан торгызып, күңелле бәйрәм бүләк иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев