Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әлмәндәр авылы үзешчәннәре район тамашачысына спектакль тәкъдим итте

Әлмәндәр авылы мәдәният йорты каршында оешкан мәдәният түгәрәгенә йөрүчеләр Гөлшат Мөхәммәдшинаның “Авыл. Дубль 2” пьесасын сәхнәләштерде.

(12 апрель, “Апастово-информ”).



Әлеге чара “Пушкин картасы” проекты кысаларында узды.
Эчтәлек буенча, дүрт авыл килене авыл турында кино төшерү турында хыяллана, авылның киләчәген яшь буынга тапшырырга тырыша. Авылны саклап калырга һәм аның элекке данын югалтмаска омтылган бу кызлар авыл халкын видеога төшерәләр һәм конкурска җибәрәләр, уңай нәтиҗәгә ирешәләр. Спектакль хәзерге заман чынбарлыгы өчен бик актуаль, яшьләрне авылны, халык традицияләрен, милли мәдәниятне саклау кирәклеген искәртә.
Җирле артистлар рольләрне үтемле итеп уйнады, сәхнәдә бер дә кимен куймады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев