Апас бистәсендә Сабан туена бүләкне бизәлгән атлар һәм ретро машиналар белән җыйдылар
Сабан туена бүләк җыю – иң күңелле милли йолаларның берсе. Бу көннәрдә авылларда күркәм гадәт буенча бүләк җыюлар бара.
(7 июнь, “Апастово-информ”).
Апас бистәсендә милли киемле мәдәният хезмәткәрләре бизәлгән атлар һәм ретро машиналар белән бүләк җыярга чыкты. Алар урамнар буйлап үтте. Гармун моңына җырлашып һәр йортның капкасын какты. Ә хуҗа-хуҗабикәләр исә алдан әзерләп куйган сөлге һәм яулыкларын бүләк итте.
Җырлашып, биешеп, изге теләкләр белән озатып калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев