Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Апас” якташлар җәмгыяте 30 еллыгын билгеләп үтте

“Апас” якташлар җәмгыяте оешуга 30 ел тулу уңаеннан, башкаланың Ленин исемендәге мәдәният сараенда “Бер күрешү – үзе бер гомер” кичәсе узды.

 
 (27 октябрь, “Апастово-информ”). 
 


Апаслылар бу көнне көтеп алды. Зал тутырып тамашачы килде. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар да - бар да үзебезнеке иде. Кунакчыл, гади, шул ук вакытта эшкә батыр, сүзгә тапкыр якташлар күреште, рәхәтләнеп сөйләште, җыр-биюләр тыңлады, тәбрикләүләр кабул итте. 
 
Зал тутырып күргәзмәләр урын алды. Һәр почмактан җыр-моң агылды, шат авазлар яңгырап торды. 
 
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, Апастан чыккан күренекле шәхесләр тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 
Бу хакта тулырак – “Йолдыз” битләрендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев