Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апас кызлары “Алтын каләм”нән җиңү белән кайтты

“Алтын каләм” балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале тәмамланды.

(28 июль, “Апастово-информ”).



Яшь каләмчеләр биш көн дәвамында көчле журналистлар белән очрашты, үзләренә тәҗрибә туплады, яңа тәэсирләр алды. Үзләре газета чыгарырга, тапшырулар әзерләргә, шәхси блогларын алып барырга өйрәнделәр. Шулай ук “Шаян ТВ” тапшыруы эшчәнлеге белән таныштылар.
Районыбыз балалары да фестивальдә үзләрен оста каләмчеләр итеп танытты. Каратуннан Камилә Вәлиева “Видеоблогинг” номинациясендә беренче урынны яулап җиңеп чыкты. Кызыл Таудан Айгөл Вагапова “SMM” номинациясе буенча өченче урында.
“Фестиваль күз ачып йомганчы узып та китте. Быел да ул күңелемдә онытылмаслык мизгелләр калдырды. Журналистика өлкәсендә үземә яңа белемнәр тупладым, кызыклы шәхесләр белән очраштым, яңа дуслар таптым”, - дип уртаклаша хисләре белән Камилә үзенең инстаграм битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев