Апас районында “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасында катнашучылар 1 миллион ала
2026 елның 15 июленә кадәр Татарстан Республикасында “Авыл мәдәният хезмәткәре” (“Земский работник культуры” программасында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул 15 апрельдән башланган иде.
Бу инициатива республиканың зур булмаган торак пунктларында эшләргә әзер булган мәдәният өлкәсенә яшь һәм тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
«Татарстан Республикасының Авыл мәдәният хезмәткәре» программасында катнашучылар бер мәртәбә 1 миллион сум күләмендә түләү алачак.
«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасында авыл торак пунктлары, эшче поселоклары, шәһәр тибындагы поселоклар, 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләрдә эшкә урнашу өчен килгән яисә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләре (профильле белемле белгечләр) катнаша ала.
Төп таләпләрдән кагыйдә буларак, башка ярдәм программалары буенча шундый ук йөкләмәләр булмау таләп ителә. Катнашучы яңа урында кимендә 5 ел эшләргә бурычлы. Хезмәт килешүе хезмәткәр инициативасы белән вакытыннан алда өзелгән очракта, компенсация түләве кире кайтарылырга тиеш.
Тиешле таләпләрне үтәлеп, сайлап алудан узган барлык катнашучыларга бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләре бирелә. Бу үзләренең һөнәри тормышларын Татарстанның авылларында һәм кече шәһәрләрендә мәдәният үсеше белән бәйләргә карар кылган белгечләргә зур ярдәм.
Программада катнашу өчен 2026 елның 15 июленә кадәр гариза бирергә кирәк.
«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы - һөнәри үсеш өчен мөмкинлек кенә түгел, ә кече территорияләрнең мәдәни тормышын үстерүгә реаль өлеш кертү дә ул. Яңа белгечләр яңа идеяләр алып киләчәк, җирле халык өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм Татарстанның бай мәдәни мирасын саклап калырга ярдәм итәчәк.
Мәдәният бүлегендә үзендә көч һәм республика мәдәнияте хакына эшләргә теләүчеләрне әлеге уникаль мөмкинлектән файдаланырга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев