Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апас сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Район мәдәният йорты сәхнәсендә балалар сәнгать мәктәбендә өйрәнгән осталыкларын күрсәттеләр.

(27 нче май, “Апастово-информ”)


Фатыйх Хисамов җитәкчелегендәге сәнгать мәктәбен быел барлыгы 30 бала тәмамлый.
“Быел безнең иң зур чыгарылыш. Барлыгы утыз бала кулына таныклык ала. 10 сы ике бүлекне – хореография һәм сынлы сәнгатьне, бер укучы фортепиано,баян 4 укучы тәмамлый. Шулай ук бүген ел буе өйрәнгән буенча имтихан дисәк тә ялгыш булмас”, - диде сәнгать мәктәбе директоры Фатыйх Хисамов.
Балалар бер-бер артлы җырладылар, биеделәр, фортепианода, баянда, курайда, тальянда уйнадылар. Әти-әниләр, әби-бабайлар балаларның чыгышларын алкышларга күмделәр.
“Без бүгенге чыгышларны бик яратып карадык. Искиткеч матур концерт булды. Балаларны бер йодрык итеп җыеп торасыз, сәләтләрен камилләштерү өстендә зур эш алып барасыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә ”, - диде әти-әниләр исеменнән Альбина Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев