Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апас «Умырзая» фольклор ансамбле лауреат исемен яулады

Апаслылар “Китап” радиосы “Карачтау авылы көйләре” дигән Таһир Якупов исемендәге Татар җырын башкаручылар арасында 1нче республика фестиваль-бәйгесендә катнашты.

(5 сентябрь, “Апастово-информ”).


Фестиваль ике өлештән торды. Гаризалар 1нче августка кадәр кабул ителде. Бәйгедә 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала иде. Катнашучыларга Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов репертуарыннан һәм үзләре теләгән бер җырны башкарып, 2 видео төшереп җибәрүе соралды. 132 заявка биргән онлайн чыгышларда 20 катнашучы икенче турга сайлап алынып, 2 сентябрь көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Карачтау авылы көйләре” дип исемләнгән Таһир Якупов исемендәге Татар җырын башкаручылар арасында 1нче республика фестиваль-бәйгесенә чакыру алды. Шулардан Апас “Умырзая” фольклор ансамбле дә лауреат исеменә лаек булды. Килгән катнашучылар Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев җитәкчелегендәге хөрмәтле жюри алдында имтихан тотты. Җиңүчеләр кич Гала-концертта чыгыш ясап, Лауреат дипломнары һм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Җиңүчеләр профессиональ башкаручылар ( республика дәрәҗәсендә вокал тәҗрибәсе булган кешеләр) һәм үзешчән башкаручыларга (республика дәрәҗәсендә вокал тәҗрибәсе булмаганнар) бүлеп каралды.
Бу хакта район мәдәният йортыннан хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев