Апас урта мәктәбе укучылары ачык һавада концерт куйды
880 нче сайлау участогына тавыш бирергә килүчеләрне Апас мәктәбе укучылары сәламләде.
(13 нче сентябрь, “Апастово-информ”).
Апас мәктәбе бинасына урнашкан сайлау участогы каршында укучылар эчтәлекле концерт тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышлары Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, районыбыз оешуның 90 еллыгын үз эченә алды.
“Укучылар әлеге чарага бик теләп әзерләнделәр. Ял көне булуга да карамастан иртәдән үк килеп тә җиттеләр. Дәү әти-дәү әниләр, әти-әниләр, гомумән тавыш бирергә килгән халык туктап укучыларның чыгышларын тыңлыйлар, җылы итеп алкышлап, рәхмәт әйтеп узалар. Катнашкан һәрбер балалага, коллегаларга, әти-әниләргә рәхмәтемне белдерәм,”- диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Хикмәтова.
Илсур абый белән Сания апа Хәбибуллиннар парлап килгәннәр.
“Һәр сайлауга шулай икәү киләбез. Кергәндә балаларның концертын карадык. Инде менә тавыш бирдек. Тән темпиратурасын үлчәделәр, маска, ручка да бирделәр. Без олы кешеләргә саклану чаралары бик кирәк. Киләчәк тормышыбыз тагын да әйбәт булсын дип тавыш бирдек. Без төп Апас кешеләре. Апасның нинди икәнен, ничек үзгәргәнен күреп торабыз,”- диде Сания апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев