Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаслылар “Тарихта без эзлебез» республика бәйгесендә уңыш яулады

Бәйгедә “Салават күпере” балалар бакчасының сәнгать җитәкчесе Алия Нуреева үз гаиләсенең – Кече Күккүздән Мөбәрәкшиннарның нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте.

(12 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика бәйгесенең зона этабы Кама Тамагы районында үтте. Бәйгедә Апас районы данын “Салават күпере” балалар бакчасында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Алия Нуреева гаиләсе яклады. Ул әнисе Дания апа ягыннан булган Мөбәрәкшиннар гаиләсенең нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте.

“Мөбәрәкшиннар гаиләсенең 300 еллык тарихы бар. Безнең нәселебез елдан-ел яшәрә. Бүген дә Мөбәрәкша бабабыз нәселенең яраткан шөгыльләләрен дә дәвам итәбез. Сынатмыйча, җырлап, тальян моңнарын яңартып яшибез, - ди Алия Нуреева.
Гаилә жюри игътибарына үзләренең буыннан-буынга күчеп килә торган традицияләрен, шөгыльләрен, яраткан ризыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, 2нче урынга ия булдылар һәм махсус сертификат белән бүләкләнделәр. Республика бәйгесенең зона турында уңышлы чыгыш ясаган гаиләне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тәбрик итеп, олы хөрмәтен белдерде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев