Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апасның яшь талантлары район данын республика күләмендә яклый

Апас йолдызчыклары “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең Буа районында узган зонакүләм сайлап алу турында катнаштылар.

(4 апрель, “Апастово-информ”).


Апас йолдызчыклары да биредә уңышлы чыгышлары белән сөендерделәр. Фестивальнең зона турыннан махус бүләкләр белән кайттылар.
Хореография номинациясендә Каратун мәктәбенең “Хыял” төркеме 3нче урынга лаек булды. Конферанс номинациясендә Дәвеш мәктәбеннән Мәликә Нуруллина 1нче, Каратуннан Данис Сәлимов, Апастан Зилә Садыйкова 2нче, Апастан Дилә Галләмова 3нче урынга ия булдылар. Вокал-соло номинациясе буенча Апас сәнгать мәктәбеннән Сәид Ихсанов махсус приз алу бәхетенә иреште. Апас мәктәбеннән Энҗе Зиатдинова беренче урынны яулады.
Вокал-ансамбльләр буенча Апас сәнгать мәктәбеннән Сәид Ихсанов һәм Ясминә Садыйкова, “Радость” ансамбле шулай ук махсус призлар белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләр Казанда узачак супер-финалда катнашачак. Аларны Казан сәхнәсе көтә. Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлегенең баш белгече Ләйлә Сираҗева хәбәр итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев