Апаста иң яхшы мәдәният йорты мөдире ачыклана
Районда “Иң яхшы авыл мәдәният йорты мөдире“ бәйгесе башланып китте.
(22 февраль, “Апастово-информ“).
Бәйге беренчеләрдән булып Әлмәндәр мәдәният йортында узды. Биредә Иске Йомралы, Идрәз, Әлмәндәр, Чүрибураш, Зур Күккүз, Кече Болгаер һәм Борнаш мәдәният йорты җитәкчеләре катнашты. Алар төрле яклап сәләтләрен һәм эшчәнлекләрен күрсәтте.
Бәйгенең чираттагы сайлап алу туры Каратун мәдәният йортында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев