Апаста җирле үзешчәннәрнең иҗат-хисап концертлары башланды
Районда ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан, авыл җирлекләрендә “Туган илне сөеп-яратып, яшик әле һәрчак шатланып“ дип исемләнгән иҗат-хисап концертлары бара.
-
(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
-
Хисап концерты иң беренчеләрдән булып Олы Болгаер авыл җирлегендә узды. Олысы-кечесе сәхнәгә чыкты. Олы һәм Кече Болгаерның сәхнәгә гашыйк халкы бер йодрык булып чыгыш ясады.
-
–Олы Болгаер җирлегенең тарихы зур. Эшчән халкыбыз республикада танылган. Болгаерның ул һәм кызлары Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән. Җирлекнең һәр чорын чагылдырырга тырыштык, – диде авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.
Сәхнәдә барлыгы 40 кеше чыгыш ясады. Олы һәм Кече Болгаерның мәдәният хезмәткәрләре, иҗади түгәрәкләргә йөрүчеләр, сәнгатькә гашыйк һәркемнең тырышлыгы белән эчтәлекле концерт куелды. Бу хакта клуб мөдире Рания Вәлиева хәбәр итте.
Олы Болгаер җирлегендә балалар, урта буын, өлкәннәр чыгыш ясады. Җирлек башлыгы, бүлекчә җитәкчесе дә халык арасында булды. “Сезнең җирлекне үрнәк итеп куябыз“, – диделәр район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге жюри әгъзалары.
Хисап концертларында һәр авыл җирлеге катнашачак. 20 февраль көнне Зур Күккүз җирлегендә үзләре һәм Чүрибураш җирлекләре чыгыш ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев