Апаста җитәкчеләр чыгыш ясау сәнгате буенча тәҗрибә уртаклашты
Урта Балтай авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Казан Дәүләт мәдәният институтының мәртәбәле укытучы-профессорлары тарафыннан халык алдында чыгыш ясау сәнгате нигезләре һәм әдәби сөйләм буенча укулар узды.
(2 нче апрель, “Апастово -информ”).
Биредә район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сәламләде.
“Бүгенге көндә татар теле – ана телебезне саклау һәм яклау буенча бик зур эш алып барыла. Әлеге эшне башлап җибәргән җитәкчеләребезгә, менә шундый зур эш алып барган өчен сезгә район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Бүгенге тәҗрибә уртаклашу безгә бик кирәкле.Киләчәктә сезнең киңәшләргә таянып халык каршында дөрес итеп чыгыш ясап, фикерләребезне җиткерә алырбыз дип ышанып калабыз”, - диде ул.
Укулар шигъри-музыкаль композицияләр белән үрелеп барды. “Чыгыш ясау сәнгате һәм төп җитешсезлекләр”, “Татар әдәби сөйләмә тел төшенчәсе һәм нечкәлекләре”, “Актерлык осталыгы сәхнәдә генә түгел тормышта да” темаларына лекцияләр булды. Икенче өлешендә мастер-класс үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев