Апаста “Шома бас” бию фестивале узды
Район мәдәният йортында узган фестивальдә барлыгы 22 бию коллективы катнашты.
(22 май, “Апастово-информ”).
Район мәдәният йортында “Шома бас” бию фестивале узды. Әлеге фестиваль моннан биш ел элек үткәрелгән булган. Фестиваль проектының авторы - Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис абый Ногманов. Быел район мәдәният йорты хезмәткәрләре аңа тагын да матуррак төсмер өстәп, үзенчәлеклерәк итеп оештырырга тырышканнар.
“Быел фестивальне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышладык. Бу уңайдан туган телгә мәхәббәт, милләтара дуслык-татулыкны чагылдыру - чыгышларның шарты булып торды. Үзешчәннәр сәхнәдә барысын да яктырта алдылар”, - дип белдерде заманында үзе бию остасы булган Рәмис абый Ногманов.
Фестиваль бик күңелле барды, биюләрне кызыклы мәзәкләр, җыр-моңнар алыштырды. Ә биюләргә килгәндә ниндиләре генә юк иде аларның. Татар, рус, чуваш, чегән, төрек, мордва һәм бик күп төрле милләт биюләре күңелләрдә җылы хисләр калдырды. Сәхнә киемнәренең төрлелеге, нәфислеге, сокландыргыч булуы да игътибарны җәлеп итәрлек иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина сәләтле райондашларга матур фестиваль өчен рәхмәт әйтте, чыгышларга соклануын белдерде, традициянең дәвам ителүен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев