Апаста “Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре бүләкләнде
Районда “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә республика күләмендә аеруча зур уңышка ирешкән укучылар һәм аларны сәхнәгә чыгарга әзерләгән укытучы-остазлар бүләкләнде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Фердинанд Сәлахов балаларның сәләтләренә сокланып, укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сәләтле яшьләргә һәм укытучыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Данлыклы якташыбыз Фердинанд Сәлахов фестивальнең сәләтле яшьләрдән зур тырышлык таләп итүен билгеләп узды һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.
“Фестиваль – безнең горурлыгыбыз булып тора. Аның зона туры безнең районда булу сөендерә. Татарстан күләмендә танылган балалар да бар”, - диде ул.
“Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең суперфиналында җиңү яулаган Энже Шәйхиева һәм Зилә Садыйкова район башлыгының бүләкләренә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев