Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста «Без тарихта эзлебез» республика бәйгесенең зона этабы узды

Биредә Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарыннан килгән катнашучылар үзләренең гаилә тарихларын, традицияләрен тәкъдим итте.

(25 сентябрь, “Апастово-информ”). 
 
“Без тарихта эзлебез” конкурсы Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән уздырыла. 

Бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина сәламләде.
Конкурста Апас районын Акхуҗа авылыннан Айдар һәм Илшат Вәлиуллиннар гаиләсе тәкъдим итте. Вәлиуллиннарның 400 елдан артык гаилә тарихы бар. Алар нәселеннән бик күп медицина хезмәткәрләре һәм укытучылар чыккан. Бу гаилә бүген дә мөгаллимлек һөнәрен буыннан-буынга тапшырып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев