Апаста театрлар фестивале башланды
Районда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан, “Театр – безнең язмыш“ дип исемләнгән театрлар фестивале уза.
Фестиваль беренчеләрдән булып Олы Бакырчы мәдәният йортында узды. Биредә мәдәният йорты каршында оешкан “Умырзая“ театр түгәрәгендә йөрүче укучылар катнашты. Алар Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары“ спектаклен куйдылар. Бу хакта район мәдәният йортының режиссеры Земфира Мөхәммәтшина хәбәр итте.
“Спектакль уйландыра да, тетрәндерә дә. Сәхнәдә укучылар бик оста уйнадылар. Түгәрәккә дә алар теләп йөри“, – диде мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Фестиваль дәвам итә. 14 март көнне Борнаш мәдәният йортында халык театры коллективы Данил Салиховның “Өзелгән йөзем“ әсәре буенча спектакль күрсәтәчәк. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев