Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста Туган тел көне һәм Тукайның 138 еллыгы билгеләп үтелде

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Ана һәйкәле янында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды.

(26 апрель, “Апастово-информ”).


Чарада “Кояшкай“ һәм “Салават күпере“ бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, җирле шагыйрьләребез һәм җырчылар катнашты.

Тантанада Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева катнашты һәм чыгыш ясады. Алар әлеге бәйрәмнең яшь буынны тәрбияләүдә, туган телебезне саклап калуда әһәмияте зур булуын билгеләп үттеләр.

Эчтәлекле шигырьләр, матур җырлар, бүләкләүләр белән үрелеп барган бәйрәм “Туган тел“ җыры һәм Туган якны өйрәнү музее каршында урын алган Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев