“Аулакөй-баттл” күңелендә шигырь яшәгән апаслыларны берләштерде
Төрле өлкәләрдә хезмәт итеп, төрле яшьтә булып та, хисләре күңел түреннән шигырь булып ташып чыккан райондашлар “Аулакөй-баттл”да очрашты.
(23 март, “Апастово-информ”).
Район үзәк китапханәсендә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм “Аулакөй-баттл” кичәсе үтте. Биредә җирле шигырь язу осталары танылган шагыйрәләр, тел һәм әдәбият галимнәре белән көч сынашты. Әдәби мәйданда көрәш бик кызу барды. Жюриның “үлчәү тәлинкәләре” әле бер якка, әле икенче якка авышты. Шулай да апаслылар сер бирмәде. Соңыннан жюри шулай дип белдерде.
Җырлы-моңлы, шигъри хисле һәм тәмле чәйле кичә турында “Йолдыз” битләреннән укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев