Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аюкөйдергән авылы бәйрәм итте

Туган авылы өчен янып-көеп яшәүче Гөлүсә Сөнгатуллина авылдашлары өчен искиткеч матур бәйрәм оештырды.

(24 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).



Аюкөйдергән авылында да Авыл көне шау-гөр килеп үтеп китте. Аз гына явып торган яңгыр да бәйрәм кәефен төшермәде. Туган якларын сагынып кайтучылар да, бүгенге көндә биредә тырышып хезмәт куючы авыл уңганнары да, әби-бабайлар, бала чагалар - барысы да бердәм булып бәйрәм итте.
“Бүген без бик матур бәйрәмгә җыелдык. Авыл көне бик мәгънәле һәм кирәкле чара. Мондый бәйрәмнәр авылны саклап калырга ярдәм итә, халыкны очраштыра, берләштерә. Ап-ак яулыклы әбиләрне, кәләпүшле бабайларны, шат күңелле балаларны, авыл уңганнарын күреп күңел сөенә. Авылда тормыш кайный, авыл яши дигән сүз. Барыгызны да район башлыгы, район Советы, башкарма комитеты исеменнән чын йөрәктән тәбрик итәм. Шулай бердәм булыйк, тату яшик”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Бәйрәмне үткәрүгә шушы авылда туып-үскән Гөлүсә Сөнгатуллина зур көч куйды. Алар халыкны уйнатты да, җырлатты да, биетте дә. Теләгән кешегә авыз итәргә чәе дә, коймагы да, шашлыгы да бар иде.
Бәйрәм өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бик күңелле барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев