Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Балкыш” сәләтле өлкәннәрне җыя

Апаслылар республикакүләм “Балкыш” фестиваленә 5 чыгыш тәкъдим итте.

(4 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Быел республикакүләм “Балкыш” фестивале ТАССРның 100 елллыгына һәм Бөек Җиңүнең - 75 еллыгына багышланды.

“Районыбызның сайлап алу турында барлыгы 200дән артык үзешчән ветеран сәләтлелектә көчләрен сынаган иде. Шулар арасыннан уңышлы чыгыш ясаган артистлар бүген фестивальнең зона этабында катнаштылар. Пандемия сәбәпле, ул онлайн-режимда узды, ягъни, бәйгенең шарты буенча чыгышлар видеотасмага төшерелеп барды һәм республика жюри карамагына җибәрелде. Фестивальнең чираттагы турына чыгышларның иң-иңнәреннән сайлап алынган 5 номер тәкъдим ителде”, - дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина.

Зона турында Апас мәдәният йорты каршында оешкан “Садә” фольклор ансамбле, Апас гармунчылар ансамбле чыгыш ясады. Биештән “Рябинушка” фольклор ансамбле “Москвичи” җырын, Апас мәктәбенең ветеран укытучыларыннан оешкан “Асылъяр” ансамбле солдат биюен, Карабай авылыннан Наиль Ибрагимов “Герман көен” башкарды.

 

Апас районы ветераннар Советы рәисе Гөлнур апа Насыйбуллина өлкәннәргә активлык күрсәткәннәре, матур чыгышлары өчен олы рәхмәтен белдерде. Киләчәктә дә күңелләренең яшь булып калуын һәм ныклы исәнлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев