Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балтайлылар “Кичке уен”да катнашкан

Олысы-кечесе Чирмешән елгасы буендагы гүзәл табигать кочагында уйнап-көлеп, җырлап-биеп кич утырган.

  • Шушы көннәрдә Урта Балтай авылында искиткеч матур бәйрәмнең шахиты булырга туры килде. Хәер, шахиты генә дисәм дөрес үк тә булмас, үзебез дә рәхәтләнеп уенннарда  катнаштык, биедек, жырладык. Әлеге бәйрәм кичен мәдәният хезмәткәрләре Лилия Җамалиева һәм Эльвира Җаббаровалар оештырды. Кичке уен бормаланып аккан Чирмешән елгасы буенда, табигать кочагына авыл халкын, яшен, картын, бала-чагасын жыйды. Гармунчыларыбыз Хәсән Хантимеров, Мәриям Гатина, Рахип Гайфетдинов, Наил Хәбибуллин, Гөлназ Гайфетдинова, Илгиз Әхмәдиев, Рамил Шиһапов гармун сыздырды, уңган хуҗабикәләр самовар кайнатып, чәй өстәле әзерләделәр. Ландыш Гафурова авыл халкын бушлай татлы мамык белән сыйлады. Гөлшат һәм Илшат Камалдиновлар майда кайнар кабартмалар пешереп тордылар. Милли киемнәрдән киенгән "Рәйхан" ансамбле коллективы тамашага ямь өстәде. Бәйрәм үзенә күрә кечкенә Сабан туен хәтерләтте. Олы яшьтәге апаларнын йөзләрендә нур балкыды.

Әйе, нәкь менә өлкәннәребезне яшьлекләренә алып кайтырдай бәйрәмнәр җитми бүген халкыма. Авылда гармунчылар булса да, гармун тавышы да ишетелми бит хәзер. Бу кичне беркем дә өенә кайтырга ашыкмады. Югары Балтай авылы егете Ранис Мусин матур жырларын бүләк итте. Шактый олы яшьтәге Рахип абый Гайфетдиновның гармун тартып жырлавы көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм кичен оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Кичәне оештыруда ярдәм иткән авыл халкына мәдәният хезмәткәре Лилия Җамалиева олы рәхмәтен ирештерде, - дип яза Наилә апа Әхмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев