Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Без тарихта эзлебез» республика бәйгесенең зона этабында Акхуҗа авылыннан Вәлиуллиннар гаиләсе җиңү яулады

“Тарихта без эзлебез” бәйгесе район мәдәният йортында көне буе дәвам итте һәм Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарыннан килгән гаиләләр үз үткәннәрен барлады.

(25 сентябрь, “Апастово-информ“). 


Чыгышлардан соң, мәртәбәле жюри нәтиҗәләр ясады. Барлык катнашучылар, җиңүчеләр бүләкләнү өчен сәхнә түренә чакырылды. Бәйгедә беренче урынны Акхуҗа авылыннан Вәлиуллиннар гаиләсе яулады. Аларга Диплом һәм Сертификат тапшырылды. Икенче урында – Тәтеш районыннан Фәйзуллиннар гаиләсе, Өченче урында – Кайбыч районыннан Әскәровлар гаиләсе. 
Айдар һәм Илшат Вәлиуллиннар гаиләсе 14нче буынга кадәр шәҗәрәсен барлаган. Алар мәгълүматларны архивтан туплаган. 
“Бик тырышып чыгыш ясадык, өметләрне акладык. Рәхмәт җитәкчеләргә, безгә ярдәм итүчеләргә“, – диделәр алар. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина барлык чыгыш ясаучыларга рәхмәтләрен белдереп, тагын да зуррак уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев