Борнашта бөтен авыл бер булып Нәүрүзне билгеләп узды
Борнашта Нәүрүз бәйрәме олысын-кечесен Фәргать һәм Миләүшә Гобәйдуллиннар хуҗалыгына җыйды.
(23 март, “Апастово-информ“).
Гобәйдуллиннар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп күңелле бәйрәм оештырды.
“Барлык йолаларга тугры калдык. “Карга боткасы“ да пеште, коймак та чыжлады, самавырда чәй кайнады. Олы мичтә пешкән ризыклар бигрәк тә тәмле булды“, – диләр бәйрәмне оештыручылар.
Шунда ук спорт уеннары оештырылды. Олысы-кечесе уеннарда катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев