Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Данлыклы артистлар Апас балаларына сәнгать осталыклары буенча мастер-класслар күрсәттеләр

Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле артистлары Апас сәнгать мәктәбендә булдылар.

(21 апрель, “Апастово-информ”). 


Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле артистлары бүген Апас сәнгать мәктәбе укучылары белән очраштылар. Алар башта сәнгать серләре белән уртаклашып, балаларга мастер-класслар күрсәттеләр. Аннан соң балалар данлыклы артистларның тәкъдим иткән концертларын карап ял иттеләр. 
“Бүген безнең өчен зур бәйрәм булды. Тере тавышлар тыңлап, артистлардан үрнәк алып, үзебез дә, балалар да рәхәтләнеп ял иттек, күңелебезгә рухи азык алдык. Мәркәзебез Казан артистларына безгә искиткеч бүләк ясаганнары өчен чиксез рәхмәт”, - диде Апас сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов. 
Казан артистлары яңа салынган һәм яңа төзекләндерелгән клублар буенча “Мәдәният” милли проекты кысаларында, республикабыз районнарында концерт чыгышларын тәкъдим итәләр. Алар районыбызның Урта Балтай, Иске Йомралы, Түбән Барыш авылларында булганнар. Бүген Түбән Биябашы авылы халкын ял иттерәчәкләр. 
“Сәнгать мәктәбе балаларына да һөнәри осталыгыбызны күрсәтергә булдык. Балалар белән очрашып сәнгать серләре буенча фикер алыштык. Борынгы биюләребезне, җырларыбызны, милли сәнгатебезне халыкка тәкъдим итүебезгә бик шатбыз", - дип хисләре белән уртаклашты Татарстанның атказанган артисты Рамил Миңнегалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев