Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дәү әниле булу олы бәхет

Олы Бакырчы мәдәният йортында узган бәйрәм кичәсе дәү әниләргә багышланды.

(12 февраль, “Апастово-информ”).


Сәхнә түрендә гомерләрен туган авылларына багышлап, матур тормыш юлы узучы, фермада хезмәт итеп, бүгенге көндә балалары өчен кадерле әни, дәү әни булып яшәүче Әлфия апа Тимуршина, Миләүшә Шәфигуллина, Фирдәвес Гайнетдинова балалары, оныклары янәшәсендә хөрмәтләнде.
“Бәйрәм кичәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды. Дәү әниләр яшьлек елларын искә алдылар, бүгенгесенә шөкер итеп, балалары, оныклары өчен горурланып утырдылар. Балалар исә дәү әниләренә үз куллары белән ясалган рәсемнәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Дәү әниләр җырлар, шаян сүзләр, матур теләкләр, тәмле камыр ризыкларын тәкъдим итү буенча ярышып, осталыкларын күрсәттеләр. Сәхнә белән тамаша залы бер дулкында булып, кичәбез бик күңелле барды. Халык бик канәгать булып таралышты”, - дип хәбәр итә авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев