Эмилия Мефодьева: “Мин сәхнәгә гашыйк”
“Йолдызлык” фестиваленең зона турында Эмилия дә уңышлы чыгыш ясады.
(27 март, “Апастово-информ”).
“Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнүче Эмилия Мефодьеваның (җит. Миләүшә Алиуллина) сәләтләре күп. Ул пианинода да уйный, менә дигән итеп җырлый да, сәнгатьле итеп сөйли дә белә. Быел ул “Конферанс” номинациясе буенча жюри тарафыннан югары бәя алды һәм Казан сәхнәсенә чакырылды.
“Йолдызлык” фестивалендә өч ел рәттән катнашам. Сәхнәне, тамашачы алкышларын бик яратам. Алар мине җиңүгә рухландыра. Сәхнәгә чыгучы һәр бала да йолдызчык ул. Иптәшләрем өчен дә янып-көеп утырдым”, - ди Эмилия.
“Шундый күңелле булды. Без - ата-аналар, шундый матур, мәгънәле, күңелләргә үтеп керә торган җырлар, биюләр, шигъри юлларга сокланып, җылы хисләр кичереп, балаларыбыз өчен горурланып утырдык. Фестивальне оештыручыларның һәммәсенә дә олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Эмилиянең әнисе Кадрия апа да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев