Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Иң яхшы мәдәният йорты” районкүләм бәйгесе дәвам итә

Бу максаттан район комиссиясе клубларның эшчәнлеген тикшерә.

(29 сентябрь, “Апастово-информ”).


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге комиссия бүген Иске Әнәле, Идрәз, Дүртиле, Пүчинкә, Иске Йомралы һәм Табар Черкене авылларында булды.
“Без клубларның халык белән элемтәсен, чараларны уздырганда өлкәннәр һәм яшьләрнең ихтыяҗларын исәпкә алуларын, аларның фикерләрен өйрәнүләрен игътибарга алабыз. Мәдәни чараларда эчтәлекле, үтемле чыгышлар яңгырасын, түгәрәк өстәлләр оештырылсын иде. Клублар буш торырга тиеш түгел. Шул ук вакытта грипп, коронавирустан саклану чаралары күрелсен, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык таләпләр үтәлсен”, - диде Луиза Сафина.
Тиздән өлкәннәр ункөнлеге. Бер өлкән дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Аларга чәй табыннары әзерләү, концерт чыгышлары белән күңелләрен күтәрү рөхсәт ителә. Әмма бу чаралар массакүләм булырга тиеш түгел. Комиссия вәкилләре иң мөһиме – исәнлек икәнен тагын бер кат ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев